Әмма эчкәрәк кереп китсәк, аның тарихы бөтенләй башка, әлбәттә. Ул XIX гасыр ахырында эшчеләрнең үз хокуклары өчен көрәше нәтиҗәсендә барлыкка килә. 1886 елда Чикаго шәһәрендә эшчеләр эш көнен 8 сәгатькә калдыру таләбе белән митингка чыга. Тагын 3 елдан Париж конгрессы бу датаны Хезмәтчәннәрнең бөтендөнья теләктәшлеге көне дип атый. Русия империясендә ул беренче тапкыр 1890 елда Варшавада (империя составында булган Польша башкаласында) билгеләп үтелә, соңрак Петербург, Мәскәү кушылып китә. Большевиклар чорында бу көн бәйрәм төсе ала, демонстрацияләр үткәрелә. Совет чорыннан соң аның идеологик мәгънәсе югалды, әлбәттә. Ә соңгы тантаналы парад 1990 елда үтте.
Хәзер инде 1 май Яз һәм хезмәт көне буларак билгеләнә. Шулай да котлауларда әле булса “Тынычлык! Хезмәт! Май!” дигән язулар яшәп килә. Бүген исә, үзизоляция шартларында, бу сүзләр аерым бер мәгънә ала кебек: әйтерсең дә, май бәйрәмен тыныч кына хезмәттә үткәрергә чакыралар...