Канадада Онтарио провинциясендә 30 яшьлек хатынның гомерен ... силикон күкрәге коткарган.
Урамнан китеп барганда ул атышкан тавышлар ишетә. Шунда ук күкрәгендә кинәт эсселек хисе барлыкка килә. Каны ага башлаган хатынга шаһитлар ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы чакырта.
Табиблар рентген сурәтләрендә хатынның күкрәгенә пуля кереп кысылганын күрә. Компьютер томографиясендә исә үпкәсендә җитди яра булмавы ачыклана. Хирурглар аның имплантат күкрәген генә һәм 40 калибрлы пуляны ала. Әгәр дә аның силикон күкрәкләре булмаса, пуля йөрәгенә эләгер иде, дигәннәр.
Һиндстанда бер полицейскиның гомерен акча кошелегы коткарган булган. Пуля аның бронежилеты аша үтеп кошелегына кереп “утырган”.