Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
20 апрель 2020, 17:13

Электрон антиквариатлар

Бүгенге көндә гадәти булган әйберләр еллар, гасырлар үткәч бик кыйммәтле экспонатка әверелергә мөмкиннәр. Шулай ук 20 нче гасырдагы гаджетлар әле чын электрон антиквариатка әверелеп бай кешеләрнең коллекцияләрендә үз урыннарын алганнар.

Мәсәлән, 1976 нчы елда Стив Джобс белән Стив Возняк 200 данә беренче Apple I компьютерларын эшлиләр. Ул вакытта аларның хакы 666,66 доллар булган. 2014 елда Мичигандагы Генри Форд музее шушы хәзер инде раритет булган Apple Iны 900 000 долларга сатып алган. Ә тагын да берничә дистә елдан аның бәясе тагын да кыйммәтләнәчәк.

Space Invader уены (1978) дөньяның уен индустриясендә революция ясаган үз вакытында. Зур популярлык һәм мәдәнияткә йогынты ясавы аркасында оригиналь уен бик кыйммәт тора бүген - 74 000 сум. Аны табуы да җиңел түгел.

“Макинтош”ның прототибы булган “Лиза” (1983) компьютер предметларын җыючылар арасында кыйммәтле санала. Аны чүплеккә ташламыйча саклаган кешеләр аны сатып яхшы гына акча эшли ала.

Hewlett Packard HP-01 дип аталган оригиналь калькуляторлы сәгатьләр 1977 елда чыгарылганнар. Бу кулга кия торган калькулятор-сәгатьнең кнопкалары бик кечкенә булганга, хәтта үз стилусы да булган. Хәзер алар 222 000 сум торалар.

Читайте нас: