Коронавирус тарала башлагач, өлкән кешеләргә күп куркыныч тудыруы ачыкланды. Шул сәбәпле, иң беренче әти-әниләрне, 65 яшьтән өлкәннәрне, өйләреннән чыгып йөрмәслек шартлар тудыру буенча күпме планнар гамәлгә кертелде. Әмма мәкерле вирус яшьләрне дә, сабыйларны да аямый булып чыкты.
Аннары килеп, вирусны сәламәт, иммунитеты көчле кешеләр җиңеп чыгуы ачыкланды. Гаҗәп, әмма катлаулы сугыш елларында үлән белән исән калган өлкәннәребез, күз тимәсен, чынлап та чыныккан буын булуын раслый тора.
Төркиядә яшәүче 107 яшьлек Хавахан Карадениз исемле әби турында язмый һич булмый.
Хавахан (бикә диясе килә) әби – Сovid-19 авыруын җиңеп чыккан иң өлкән кешеләрнең берсе булып чыкты.
Хавахан әбине 7 апрель көнне Төркиянең башкаласында урнашкан фәнни-тикшеренү клиникасына каты ютәл һәм югары температура белән китерәләр. Коронавируска тикшергәч, аның тесты уңай нәтиҗә күрсәтә.
Бер атна дәвалагач, аны өенә кайтаралар. Әлеге вакытта ул 14 көнлек карантинда утыра. Оныгы Эндер Чыраг та аның белән бергә карантинда, ул әбисен карый, социаль дистанция кагыйдәләрен исәпкә алып, саклану чараларын күрә.
Әбиебез диета саклый. Иртән бал, май, сөт өсте белән чәй эчә. Аның яраткан ризыгы – пешкән бодай. Ул аны йогрут белән ашый.
Холестерины һәм канындагы шикәр күләме нормада. Үзе ул баллы, татлыны бик ярата икән.
Хавахан әби үз гомерендә бер операция дә ясатмаган, хәтере кызларныкыннан яхшырак ди.
Дәваханә хезмәткәрләре Хавахан әбинең куркыныч авыруны шулай тиз җиңеп чыгуына шаккаткан. Табиблар фикеренчә, өлкән яшьтәге хатынга көчле иммун системасы ярдәм иткән.
Хавахан әби Малатье провинциясендә Потюрге районында туган. 8 яшеннән Истанбулда яши. Аның дүрт баласы, 11 оныгы, 15 туруны бар. Әбинең бер оныгы картәти булырга тора. Хавахан әбинең ире 1982 елда ук вафат булган.
Аның шундый көчле булуының тагын бер сере – Карадениз әби, өлкән яшьтә булуына карамастан, көн саен бик иртә тора, биш вакыт намазын калдырмый.