Ни хикмәт, коронавирус баш калкыткач, соңгы берничә елда телеэкраннарда югалып торган теле-дәвалаучы Анатолий Кашпировский пәйда булган. Хәзер аны ютубтан карап, тыңлап була.
Хәер, ул беркая да югалып тормады, диләр дуслары. Кашпировский берничә ел инде даими рәвештә үз каналына роликлар урнаштыру белән мәшгуль икән. Аның роликлары дистәләрчә меңнән алып миллион ярымга кадәр караулар җыя, имеш.
Күпләр Кашпировский каналына хәзер генә игътибар иткән, чөнки ул 9 апрельдә туры эфирда “сәламәтләндерү сеансы” үткәргән. Аннары твиттер буйлап шул тапшырудан скриншотлар таралган. Шулай итеп, Кашпировский тагын игътибарга эләккән. Кайсыбер адәмнәр дәвалаучыга, ниһаять, “уянган өчен” рәхмәт әйткәннәр.
Комментарийларда нәрсәләр язалар соң? Берәү сеанстан соң “сөякләрдә шыгырдау бетте”, икенчеләре “аякларда кан тамырлары аксылланды”, өченчеләре “муен тирәсендә киеренкелек һәм авырту бетте” дигән. Моннан тыш тыңлаучылар Кашпировскийдан коронавируска каршы сеанс үткәрүен һәм “кешелекне коткаруын” сораганнар.