Коронавирус күпләрнең тормыш-көнкүрешенә сәер гадәтләр кертте – Австралиядә кайберәүләр хәзер чүп түгәргә чыкканда мультфильм супергеройлары булып киенә башлаган. Кемдер – Бэтменга, кемдер тиранозаврга әйләнә икән.
Шулай итеп, саф һава тансыклаган австралиялеләр үзләренә яңа күңел ачу юлы уйлап тапкан. Бу флешмоб «Bin isolation outing» дигән исем астында үтә.
Шушындый ук исем белән Фейсбукта да төркем барлыкка килгән. Анда австралиялеләр чүп контейнерлары янына ясаган кыска, әмма онытылмаслык прогулкаларын сурәтләгән фотоларын, хәтта видеоларын урнаштыралар. Инстаграмм белән твиттерда да “мультяшный” австралиялеләрнең йөзләрчә фотосурәтен күрергә була: анда берәүләр – Бэтмен, икенчеләре – Джеймс Бонд, өченчеләре – динозавр… Кешеләр үзләре әйтүенчә, өйдән читтә үткән аз гына вакыт та – чын бәйрәм.
Бу күренеш чит илләргә генә хас түгел. Мәсәлән, Одессада да кайбер кешеләр саф һава суларга “Маша һәм Медведь” мультфильмыннан геройлар булып киенеп чыккан. Шулай, карантинда яту ялкыта шул. Күңел ниндидер яңалык тели.