Коронавирус баш калкыткан мәлдә дә, мәрхәмәтлелек һәм ярдәмчеллек кебек сыйфатларын югалтмаган киң күңелле кешеләр бихисап ул. Шундыйларның берсе Американың Техас штатында, Хьюстон шәһәрендә яши.
10 апрельдә бер ханым “Cavatore” итальян кухнясына килеп, үзе белән 19,49 долларлык ризык сатып алып китә. Киткәндә, “чаевые” рәвешендә официантларга… 1 000 доллар акча калдыра. Ханымның бердәнбер теләге – әлеге җиңел булмаган вакытта ресторанга бераз булса да ярдәм, таяныч күрсәтү булган. Чекка ул “Бирешмәгез!” дип язып куйган.
“Персонал бу хакта белгәч, ресторан буйлап шатлык авазлары таралды. Ханым без нәрсәгә мохтаҗ, шуны калдырган”, - дигән ресторан хуҗасы Федерико Каваторе.
“Чаевой” акчаларын шул сменада эшләгән 4 официантка бүлеп биргәннәр. Бу хәл башкаларның да кәефен күтәргән. Адәм баласына күп кирәкмени инде? Җылы сүз, елмаю һәм бер яхшы гамәл!