Америка Кушма Штатларының хәрби-диңгез көчләре коронавирус белән чирлеләргә ярдәмгә һәрберсендә 1000 койка-урыны булган 2 корабль-госпиталь җибәргән, диләр. Ә бездә андыйлар бармы?
- Русия Хәрби-диңзез флотында 3 госпиталь-судно барлыгын беләм, - ди хәрби фәннәр кандидаты, профессор Борис Усвяцов. – Аларны 1970-1980 елларда Польшада төзеделәр. Заманына күрә ярыйсы ук уңайлы, йөзүче госпитальләр булдылар. Озынлыклары – 150 м, экипаж – 120 кеше, шулар арасында 80е – табиблар. Һәрберсе 100 авыруга исәпләнгән иде. Корабль бортында хирургия, реанимация, терапевт, инфекцион бүлекләр, хәтта бассейн бар.
Әмма бер “ләкин”е бар. Минем мәгълүматлар буенча, Кара диңгез флотында “Енисей” һәм Төньяк флотта “Свирь” госпиталь-суднолары үзләренең турыдан-туры тәгаенләнеше буенча кулланылмыйлар һәм җитди ремонт үткәрелми торып, хәтта карантин урыны буларак та файдасызлар.
Ә менә Тын океан флотындагы “Иртыш” 2016-2017 елларда ике этаплы модернизация үтте. Андагы дәваханә койкаларына, персоналга тулысынча өмет итәргә буладыр.