Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
12 апрель 2020, 15:24

Төсләр һәм хисләр

Кешенең нинди төс яратуына карап, аның холык үзенчәлеген һәм кәефен белергә мөмкин.

Кешенең нинди төс яратуына карап, аның холык үзенчәлеген һәм кәефен белергә мөмкин. Шуны да истә тотарга кирәк: аллы-гөлле төсләрне кеше балачакта гына ярата. Ә олы кеше бер, күп булса ике төскә өстенлек бирә. Әмма ул гомер буе шул төсләрне генә ярата дигән сүз юк, вакыт үтү белән зәвыклар үзгәрә. Димәк, кеше үзе дә, аның холкы да үзгәрә дигән сүз.
Кызыл - дәрт, көчле теләкләр төсе. Аны кыю, хакимлек итәргә яратучан, көчле ихтыярлы кешеләр ярата. Кагыйдә буларак, алар гайрәтле һәм булдыклы, кызу канлы һәм аралашучан булалар.
Кызгылт-сары- романтиклар һәм хыялыйларның яраткан төсе. Аларның кайберләре капма-каршы җенес вәкилләре белән үзара мөнәсәбәтләрнең эчкерсез булуын тели.
Сары -үзеңне иркен тоту һәм сүзеңдә тормаучанлык билгесе. Әлеге төсне сайлаучылар күзгә төтен җибәрергә яраталар. Күңелләренә ошаган кешене үзләренә карату өчен теләсә нәрсә эшләргә мөмкин алар.
Бу төсне үз итмәүчеләр белән танышып китү авыррак.
Яшел - табигать, яз, өмет, ышаныч, тормыш төсе. Яшелне яратучылар һәрчак яңа фикерләргә бай була, хәрәкәтләнергә һәм яңалык кертергә ярата.
Бу төсне үз итмәүчеләр тормыш мәшәкатьләреннән, хыянәттән куркалар.
Зәңгәр һәм күк төс - бу төсләрне яратучылар, гадәттә, тыйнак булалар. Күк төсне үз итүчеләргә еш кына ныклы ышаныч җитенкерәми, шуңа күрә аларга тирә-юньдәгеләрнең ярдәмен һәм яхшылыгын тоеп яшәү зарур.
Шәмәхә төсне күбрәк хисчән кешеләр ярата. Аны сайлаучылар еш кына “үз теләкләренең колы”на әвереләләр. Сөйгән ярларына карата алар ягымлы, игътибарлы һәм нәзәкатле. Уйлап эш итүчән кешеләр.
Бүгенге көн генә яшәүчеләр шәмәхә төсне үз итмиләр.
Коңгырт – җир төсе. Аны җиргә нык басып торучылар, гореф-гадәтләрне, гаиләләрне ихтирам итүчеләр ярата.
Үз-үзен генә яратучы һәм астыртын кешеләр әлеге төсне кабул итә алмый.
Ал - мәхәббәт һәм наз билгесе. Ал төсне яратучылар белән аралашуы рәхәт. Алар ягымлы һәм матур итеп сөйләшә беләләр. Еш кына иң җаваплы мизгелләрдә бу кешеләр каушап, югалып калырга мөмкин.
Исәп белән эш йөртүчеләр ал төсне яратмыйлар.
Сыек яшел - мизантроплар (кешеләрне яратмаучылар), үзләрен башкалардан өстен куючылар төсе. Еш кына бу төс хакимлек итәргә, үз ихтыярларын башкаларга көчләп тагарга, кыен хәлләргә тарудан курыкканга башкалар кулы белән хәрәкәт итәргә яратучыларга ошый.
Сыек яшелне яратмаучылар, гадәттә, бәхетле булалар.
Кара - тормышны күңелсез, караңгы итеп кабул итү, үз-үзеңә ышанмау төсе. Кара төсне яратучылар бәхетсез булалар, чөнки алар үз максатларының тормышка ашуына ышанмыйлар.
Ак һәм соры. Бу төсләр бик күзгә бәрелеп тормыйлар. Алаарны төрле холыклы кешеләр ярата. Өметсезлеккә бирелгән кешеләр соры төсне – төн башлануга, ә киләчәккә ышаныч белән караучылар көн башлануга тиңлиләр.
Читайте нас: