Дуслар, илдә коронавирус баш калкытса да, кредитлар, түләүләр һәм башка проблемалар итәккә тагылып йөрсә дә, безнең, хатын-кызларның, барыбер матур буласы килә! Табигать гүзәл затларны шулай яраткандыр инде.
Тышта – яз. Матурланып, сөйкемле булып урамга чыгасы килә, шулай бит? Боегып ятмыйк, гүзәл затлар булып калыйк әле. Түбәндә 30 көн эчендә матурлыкны тергезүче берничә киңәшләр китерәбез. Әйдәгез, шуларны кулланып карыйк.
Һәр иртә, ач карынга, бер аш кашыгы җитен орлыгы ашагыз. Бер стакан җылы су эчегез. Ярты сәгатьтән ашарга ярый. Җитен орлыгы организмны чистарта. Нәтиҗәдә тән тиресе тигезләнә, яшәрә. Җитен чәчләрне һәм тырнакларны да ныгыта, әмма аны организмда таш булганда кулланырга ярамый. Һәр көнне пешкән чөгендер ашарга. Чөгендер канны чистарта. Йоклар алдыннан битегезгә глицерин белән Е витаминыннан әзерләнгән катнашма сөртегез. Аны әзерләү өчен 10 капсула Е витаминына 30 грамм глицерин кушабыз. Капсуланы энә белән тишәргә һәм шешәгә агызырга кирәк. Аны даруханәләрдә саталар һәм ул кыйммәт тә түгел. Һәр көнне 50 грамм чикләвек ашарга тырышыгыз. Чәчләрегез һәм тырнакларыгыз ике атнадан сезгә рәхмәт әйтер. Өч көнгә бер тапкыр чәчегез өчен горчицалы маска ясагыз. Коры горчицаны тигәнәк маена яки башка үсемлек маена кушып, дымлы чәчкә сылыйбыз. 20-30 минуттан юып төшерәбез. Тән тиресен диңгез тозыннан ясалган скраб белән ышкыйбыз. Бер стакан диңгез тозына шуның кадәр үк майлы каймак кушабыз. Тәнгә амарант мае сылау да яхшы нәтиҗә бирә.