Һәйкәлләргә лаек булган бала караучы кем ул?
Шагыйрь бу крепостной хатынга гомере буе рәхмәтле булып калган. Аңа багышлап шигырьләр язган, хатларында еш искә алган. Бүген бөек шагыйрь А.С. Пушкинны карап үстергән хатын-кыз, әдип язмышында һәм иҗатында зур урын яулаган “няня” – Арина Радионовнаның туган көне уңаеннан аның язмышына кагылышы кайбер фактларны искә төшерәсе килеп китте.
Арина Радионовна 1758 елның 10 апрелендә Санкт – Петербург губернясында урнашкан Суйда авылында җиде балалы гаиләдә туган. Ул бала вакытта гаиләләре белән Семеновский полкның лейб-гвардия подпоручигы морза Федор Апраксинның крепостнойлары булып торганнар. 1759 елда Суйда һәм аның тирәсе авылларны А.Пушкинның карт картәтисе Абрам Ганнибал сатып алган.
1781 елда Арина Радионовна Федор Матвеев исемле крестьян егетенә кияүгә чыккач, ире янына - Кобрино авылына күченергә рөхсәт ала. Анда ул шагыйрьнең картәтисе Осип Абрамович Ганнибалның крестьянкасына әверелә.
Аңа гомере буена бала карарага язган була. Башта шагыйрьнең әнисе – Надежда Осиповнаны тәрбия кылса, соңрак аның балалары – Ольга, Александр, Левны карый.
1792 елда Пушкинның нәнәсе Мария Алексеевна аңа Михаил исемле абыйсының улы Алексейны тәрбияләүне ышанып тапшыра һәм өч ел узуга, 1995 елда, рәхмәт йөзеннән бу хатынга Кобринода аерым бер йорт бүләк итә.
1797 елда Ольга тугач, Арина Родионовнаны Пушкиннар гаиләсенә алалар һәм ул анда Ульяна Яковлевна белән беррәттән хезмәт итә.
1807 елда Ганнибаллар бу җирләрне сатып, Псков губернясына күчеп китә. Крепостной хатын язмышы ничек хәл ителә?
Барысы да җайланган ула инде. Арина Радионовна җиргә түгел, хуҗаларга “беркетелгән” булу сәбәпле, алар белән күченеп китә.
1824-1826 елларда Пушкин сөргендә булганда да Михайловкада аның язмышын уртаклашып яши.
Биредә ул, шагыйрь үзе белдерүенчә, Пушкинга бик зур иҗат илһамы бирә - Арина Родионовна «
Евгений Онегин»да «Татьянаның нянясы оригиналы» булып тора. Гади крестьян хатыны шагыйрьнең башка әсәрләрендә дә зур роль уйный.
Гомерлек дусты, тәрбиячесе һәм караучысы белән Пушкин соңгы тапкыр Михайловкада, 1827 елда, хатынның вафатына тугыз ай калгач күрешә.
Арина Радионовна — «Подруга дней моих суровых...” дип шагыйрь тарафыннан да бик якын кабил ителгән изге зат 70 яшендә, Ольга Пушкина өендә гүр иясе була. Ул Санкт-Петербургның Смоленский зиратында җирләнгән. Бүгенге көндә ул кабер югалган инде. 1977 елда зират кергән урында истәлекле такта урнаштырыла.
Бөек шагыйрь язмышында зур роль уйнаган олы җанлы бу хатын турында күп истәлекләр бар. Кобринодагы өендә – музей эшли; Псковта, Болдинода, Калуга өлкәсенең Воскресенское авылында һәйкәл, ул яшәгән һәм гүр иясе булган йортларда тактаташлар куелган. Истәлекләр моның белән генә бетми, кинофильмнарга да күчә.