Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
10 апрель 2020, 16:10

Булавканы кем уйлап тапкан?

Көнкүрештә аның кирәге чыгып тора.

Көнкүрештә аның кирәге чыгып тора.
Бүгенге кыяфәтендә итеп аны америкалы Уолтер Хант уйлап тапкан, диләр. Чынмы икән?
Уолтер Хант 1709 елда унике балалы гаиләдә туган. Мәктәпне тәмамлагач, 21 яшендә ташчы булып эшли башлый. Соңрак текстиль сәнәгатендә эшли. Шунда ул новаторлык сәләтен таныта башлый. Йон эрләү буенча яңа корылма уйлап табып, 1826 елда аңа патент ала.
Шул станокны ясый башлау өчен акча эзләргә киткән егет патентын сатып кайта. Арытаба бу аның яшәеш рәвешенә әверелә. Уолтер Хант иң күп - йон эрләү корылмасы, булавка, каурыйлы ручка уйлап табучы булып санала.
Ә уңайлы булавка өчен бирелгән патентын Хант 400 долларга (2008 ел бәясендә якынча 10000$) сата.
Әмма ул вактта патент гарантияле булмый әле. Саткан елның көзендә үк эшлекле британияле Чарльз Роулей булавканы үзендә патентлап куя. Анлиядән килү сәбәпле, бездә ул “инглиз булвкасы” булып йөри.
Әйткәндәй, булавка тегесенеке дә, монысыныкы да була алмый, диләр. Борынгы мисыр һәм шумер каберлекләрен ачкач, әлеге Мисыр, Италия, Венгрия, Германия, скандинавия илләрендә казыну эшләре алып барганда төрле материалдан ясалган мондый әйберләр хәтсез табыла.
Читайте нас: