Болар кызыклы!
10 Апреля 2020, 11:45

Бүген агай-эне һәм апа-сеңелләр көне

Ике дистә ел элек бу бәйрәмгә башлангыч салган американнар өчен мөһим көн икән ул.

Ике дистә ел элек бу бәйрәмгә башлангыч салган американнар өчен мөһим көн икән ул.
Аларны иң якын кешеләре белән бәйрәм уңаеннан гына очраша, диләр шул. Ә безгә, гадәттә, бер төбәктә укмашып яшәгән кешеләргә, мондый очрашулар көн дә бәйрәм шатлыгын бирә. Шул сәбәпле, аны аерып, җитмәсә, рәсмиләштереп тә тормыйбыз. Рухиятле, йола-гадәтләрне саклаган, гөрләтеп уза торган бәйрәмнәребез күп, аралашу, очрашу андый сирәк күренеш түгел, шөкер.
Туганнар белән бер булып, исәнлектә, саулыкта, күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәргә язсын. Очрашканда җырлашып алырга да онытмыйк.
Абый һәм сеңел
Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар көе һәм сүзләре.
— Сеңлем тугач, ничек шатланганым,
Бүгенгедәй әле дә исемдә.
— Синең кебек булсам иде, диеп,
Теләгәнем истә минем дә.
Кушымта:
— Егетләрнең синдәйләрен эзлим.
— Кызлар күзлим сиңа охшатып.
— Булса иде сөйгән ярыма да,
Сиңа ышангандай ышанып.
— Сеңелем бар, дип, шатланам мин,
— Әле дә син бар, диеп куанам.
— Булганда да язмыш киртәләрен,
Җиңәрбез, дип, бергә, ышанам.
Куш. шул ук.
Читайте нас