Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
9 апрель 2020, 19:30

Язның бер көне җәйне билгели

Дүшәмбе яңгыр сибәләп торса ни була?

Дүшәмбе яңгыр сибәләп торса ни була?
Сүз апрельнең 13нче көне турында, дуслар. Сынамышларга караганда, апрельнең 13-е иртәдән үк яңгыр сибәләп торса, җәй дә яңгырлы булыр.
14 апрельдә боз кинәт китсә, ел җиңел, уңышлы булыр.
15 апрельдә елгалар ярларыннан ташып акса, печән күп
булыр.
16 апрельдә зирек агачының “алка”лары күп булса – солы, күркәләре күп икән арпа уңар.
17 апрельдә көн кояшлы булса, бодай бөртеге күп булыр.
18 апрельдә көндез җылы, төнлә салкынча булса, тотрыклы һава торышы килә дигәнне аңлата.
19 апрельдә көн җилсез, тыныч килсә, язгы сабан культуралары уңар.
Читайте нас: