Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
9 апрель 2020, 18:00

Русия табибларына һәйкәл куймакчылар

Италия төньягында урнашкан Ломбардия провинциясенең Мулаццано шәһәрендәге Лев Толстой исемендәге мәдәни оешма әгъзалары коронавируска каршы көрәштә ярдәмгә килгән Русия хәрби белгечләренә һәйкәл куярга ниятли.

Мәгълүм булуынча, март ахырында Мәскәү Италиягә ярдәмгә Русиянең вирусология һәм эпидемиология өлкәсендәге 100 белгечен һәм 8 табиб-шәфкать туташы бригадасын җибәргән иде.
Италия коронавирустан зур каза күргән илләрнең берсе. Анда 130 мең кеше коронавирус йоктырган, 16 меңгә якыны үлгән, 22 меңгә якыны терелгән.
Әйткәндәй, Русия Сербиягә дә эпидемиягә каршы нәтиҗәле көрәшүгә ярдәм йөзеннән гуманитар ярдәм төяп 11 самолет җибәрде. Сербиягә 87 хәрби хезмәткәр, шул исәптә хәрби табиблар, вирусологлар да китте.
Читайте нас: