Сосо Ломидзе унбиш яшеннән Тбилисиның иң оста карагы булып таныла. Әмма баш дөньяга ул башка яктан таныла. Аның организмы бик кызыклы булып чыга: яше өстәлгән саен Сосо яшәрә башлый. Буе кечерәя, йөзендә җыерчыкларның әсәре дә калмый, сакалы үсүдән туктый. Гүя, табигатьне алдап, балачагына кайтып утыра. Сосо моңа әлләни кайгырмый: бу халәтен “профессиональ эшчәнлегендә” бик оста файдалана. Аның иң зур җинаятьләре 40 яшендә кылына - яшүсмер гәүдәле кесә карагына урлашу бик җиңел бирелә. Шулай да ул, хатыны әйтә торгач, табибларга күренә. Әмма алар күпме тикшеренүләр үткәрсә дә, бу тайпылышларның сәбәбен ачыклый да, аны дәвалый да алмыйлар. Сосо Ломидзе 2002 елда вафат була. 56 яшьлек ир урынына табутта малай ятуын күреп барысы да шакката.
Чыганак һәм фото: meditationportal.ru