*Теш черүне баллы ризыклар да, газлы сулар да түгел, ә мәкерле микроблар китереп чыгара. Аны бактерияләр кебек үк бик җиңел генә (мәсәлән, уртак савыт-саба кулланганда һәм хәтта үбешкәндә дә) йоктырырга мөмкин. Шулай итеп, әгәр дә тешләрегезнең озак еллар ак һәм сәламәт булуын телисез икән, аларны көнгә ике тапкыр чистартыгыз һәм теләсә кем белән үбешмәгез.
*Йод тире аша да яхшы сеңә, шуңа да калкынсыман бизнең эшчәнлеге артык югары булганда, тәндә йод сөртү, йод челтәрләре ясау һәм хәтта сыегайтылган килеш тә йод тамчысын эчү катгый тыела. Алай тәнгә йодның артык күп микъдары эләгергә мөмкин, ә бу бик куркыныч.
*Бактерияләрне генә түгел, төшенкелекне дә йоктырырга мөмкин. Австрия галимнәре күңеле төшенке булган бер кешенең, үзе тирәсендә үзенчәлекле ешлыктагы табигый дулкыннар таратып, әйләнә-тирәдәгеләргә начар күңел халәтен 20 минут эчендә йоктыруын ачыклаган. Моңа йөрәк-кантамыр авырулары һәм ашказаны җәрәхәте белән газапланучылар бигрәк тә бирелешүчән була икән.