Сәбәбе – чәйнек булып чыккан...
Вильнюс шәһәрендә яшәүче һәм чәй эчәргә яратучы бер иркәй гап-гади чәй эчеп агуланган. Моның төп сәбәбе озак еллар чистартылмый кулланылган чәйнек икән.
Бик тәмләп кенә хуш исле чәй эчеп алганнан соң ирнең борып-борып эче авырта башлаган. Җитмәсә, косу да килеп кушылган. Вильнюс университеты белгечләре агулануның сәбәбен тиз ачыклый: бактың исә, искереп беткән электр чәйнегенең читләренә... бакыр тозының зәңгәрсү юшкыны утырган икән.
Медиклар мондый хәл сусыз электр чәйнеген озак вакытлар дәвамында электрга тоташтырган хәлдә калдырганда һәм даими чистартып тормаганда килеп чыга дип аңлаталар.