Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
5 апрель 2020, 18:10

Бүләк итәрмен!

Булган әйбернең кирәге чыга.

Булган әйбернең кирәге чыга.
Үзизоляция әле ул үзеңне бикләп куеп, вакытыңны ни белән уздырырга белми җәфа чигү түгел. Бу вакытны искиткеч фәһемле үткәреп була. Менә, мәсәлән, Дүртөйледә яшәүче дустыбыз Земфира Галимова шундый әйберләр ясап куйган.
Земфира авыл кызы. Дүртөйле районы Әкәнәй авылында чөгендер утап, бакча тәрбияләп, чебеш карап, җиң сызганып эшләп үскән...
Тормыш юлын сөйли китсәң, озакка китә, Земфира белән соңгы вакыттагы яңалыклар турында гына сөйләшеп алдык.
Әлеге вакытта Земфира Равил кызы компьютер үзәгендә эшли, халыкны хезмәтләндерү белән мәшгуль. Аңа кадәр мәктәптә татар теленнән укыткан.
“Кешеләрнең нидер ясап куюына сокланып, шулай ук эшләргә өйрәнергә тели идем. Тик нигә тотынырга белми тордым. Менә вакыты җиткән икән. Үзизоляциягә китү файдалы булды. Бу әйберләрнең нигезе – имән өстәл аягы. Күп еллар элек әти-әнием өстәл ясатып алганнар. Кирәгеннән артык биегрәк тоелган да, аякларын тигезләп кисеп ташлаганнар. Шунысы гаҗәп, ничә еллар үтсә дә, шуларны юк итмәгәннәр – мичкә дә якмаганнар. Менә минем иҗади өлгерүем җитте, алар бик кирәкле булып чыкты.
Бу формаларны ясауга үз фантазиямнән чыгып тотындым. Кемнедер кабатлау түгел, кайдадыр аларга охшаш әйберләр булуы ихтимал, тик мин бу формаларны үзем тудырдым.
Арытаба мин аларны нишләтәмме?
“Акча китерми, буш шөгыль!” дип бәяләүчеләр дә булыр, мөгаен. Мин аларны акча өчен эшләмәдем. Бераз үземдә торсыннар. Аннары дусларыма бүләк итәрмен.
Читайте нас: