Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
3 апрель 2020, 12:32

20 елдан соң табылган

Байлык эзләп йөрүче бер ир кыйммәтле балдак тапкан.

Англиянең Окколд авылында металл детекторы белән байлык эзләп йөрүче 50 яшьлек Тайрон Холман җирдә 20 ел яткан никах балдагы тапкан һәм иясенә кайтарып биргән.
Балдакка “С любовью, Кристиана” дип язылган булган. Ул бу балдакның хуҗалары элеккеге күршеләре булуын аңлаган. Электрон почта фермеры, 72 яшьлек Кристиана Хьюитсонга шалтыратып, балдакка язылган датаны – 1967 елның 9 сентябре аның өчен нинди көн булуын сораган. Кристиана ханым бу көнне ире Джон белән туйлары булуы турында әйткән. 75 яшьлек Джон бу балдакны 20 ел элек – 2000 елда югалткан булган икән.
“Без инде ул балдакны табарбыз дип ышанмаган идек, бик кайгырдык, аннан тынычландык”, - дип сөйләгән Кристиана әби.
Бөекбританиядә исә бер мәктәп баласы картәтисеннән металл эзләүче җиһаз сорап ала һәм бер минут эчендә бронза гасырында эшләнгән балта таба.
Чыганак: lenta.ru
Фото: Tyrone Holman
Читайте нас: