Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
1 апрель 2020, 14:38

Кулы юк, балчык ташый, балтасы юк, өй ясый

Бүген интернациональ экологик бәйрәм - халыкара кошлар көне үткәрелә дөньяда. Аның максаты барыбызга да аңлашыла: кошларның төрлелеген һәм санын саклау.

Бүген интернациональ экологик бәйрәм - халыкара кошлар көне үткәрелә дөньяда. Аның максаты барыбызга да аңлашыла: кошларның төрлелеген һәм санын саклау.


АКШта бу бәйрәм 1894 елда ук барлыкка килгән. Күп тә үтми ул Европада да популярлаша. Русиядә дә кошларны саклау патша вакытында ук оештырылган. Һәм 20 нче гасыр башына моның белән берничә оешма шөгыльләнгән. Шәһәрләрдә кошларны саклау һәм өйрәнү өчен Май берләшмәләре булдырылган. Анда 9-11 яшьлек балалар кошларны ашатканнар, оялар ясап элгәннәр. 1917 елгы революциядән соң кошларны саклау идеясен юннатлар эләктереп ала һәм 1926 елдан башлап кошлар көне рәсми бәйрәмгә әверелә. Ел саен үткәрелгән бәйрәмне Бөек Ватан сугышы өзә, әмма 1948 елда ул яңадан тергезелә. Кызганычка каршы 20 гасырның 60-70 нче елларында яңадан юкка чыга. Һәм 1999 елда Русия кошларын саклау берләшмәсе тырышлыгы белән бәйрәм кире кайтарыла.


Әйткәндәй, бәйрәм датасы күктән алынмаган – нәк шул көннәрдә канатлы дусларыбыз җылы яклардан өйләренә кайталар.

Ә сез кошларны саклауга нинди өлеш кертәсез?


Кошлар турында кызыклы фактлар


• Хәзерге вакытта җир йөзендә 8600 төрдәге кош бар, ә аларның гомуми саны 100 миллиард чамасы.

• Русия территориясендә кошларның 750 төре бар.

• Песнәк балаларын бер тәүлеккә мең мәртәбә ашата.

• Мөгезле зур ябалак башын 270 градуска бора ала.

• Колибри - артка таба оча белүче бердәнбер кош.

• Кошлар бәхетле булганнары өчен сайрамыйлар. Алар сайрап үз территорияләрен билгелиләр.

• Очканда кошлар канатларын аска һәм өскә какмыйлар. Әгәр кошка кырыйдан карасаң,аның очу хәрәкәте сигезлене хәтерләтә.

• Тәвә кошының бер йомыркасыннан 11 омлет чыга.

• Тәвәнең авырлыгы 140 кг га кадәр җитәргә мөмкин, ә аның әчәгесе 14 метр озынлыкта. Күзләре баш миеннән зуррак.

• Пингвин - йөзә алучы, әмма оча белмәүче бердәнбер кош.

• Фламинго туганда алсу төстә булмый. Аларга бу төс эшкәртелгәч алсу төскә әйләнә торган яшел суүсемнәрдән күчә.

• Акчарлакның аңкау бизләре тозны фильтрлый ала, шуңа күрә- алар тозлы диңгез суын эчәләр.

• Кыр үрдәге 22530 километрны очып үтә алган.

• Үрдәкләр һәм казлар минус 110 градус салкынга ,ак аюларһәм тюленьнәр 80 градуска түзә ала.

• Аккошта 25 мең, кыр үрдәгендә ике тапкыр ким,сайраучы кошларда 1,5-4 меңгә чаклы каурый була.

• Козгыннар, попугайлар -140, аккошлар -170, лачыннар- 100, бөркетләр -80 ел яшиләр. Казлар-40, тавыклар һәм күгәрченнәр-30, кенәриләр, сыерчыклар читлектә 20-25 ел яшиләр.

• Аккошлар 8230 метрга кадәр күтәрелә ала.

• Император пингвины 265 метр тирәнлектә 18 минут тора алган.

• Давыл кошлары- альбатрослар 3 километрдан балык исен сизәләр.

• Яр карлыгачы иң күп оча торган кош.Ул, бала чыгару яшенә җиткәнче 2-З ел һавада очып йөри. Сәгатенә 170 километр тизлектә оча.

Чыганак: calend.ru
Фото: dbr-yakutia.ru

Читайте нас: