Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
31 март 2020, 20:28

Коронавирусны космостан җибәргәннәр, ди

Ул Кытай өстендә метеор шартлагач тарала башлаган.

Британия физигы, "Кардиофф астробиология үзәге" директоры Чандра Викрамасингх коронавирус 2019 елның октябрендә җиргә космостан килеп эләккән дип ышандыра. Ул, күктә, нәкъ Кытай өстендә метеор шартлагач тарала башлаган ди. Җитмәсә, Ухань районы өстендә (коронавирус тарала башлаган шәһәр). Профессор фикеренчә, коронавирусны чит планета вәкилләре (НЛО) керткән. Алар Кытай өстендә шартлаган метеорда булган. Углеродлы тузанга кертелгән йөзләгән триллион вирус атмосфераның өске катламына эләккән һәм җиргә таралган.
Ләкин, күп кенә галимнәр, һәм барыннан да элек, эпидемиологлар профессор Викрамасингх фаразы белән килешмәгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 1970 елларда Викрамасингх җирдәге барлык җан иясе бактерия яки вирус формасында космостан махсус төшерелгән, дип язып чыккан булган. Һәм хәзер дә бу фикереннән тайпылмый - чит планетадан безгә төрле чирләр җибәреп, тәҗрибә үткәрәләр, ди ул.
Үз вакытында физикның хәтта "Космос авырулары" дигән китабы да дөнья күргән. Анда ОРВИ яки грипп кебек авырулар да җиргә космостан кертелгән дип расланган.
Читайте нас: