Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
31 март 2020, 17:15

Финляндия — иң бәхетле ил

Финляндия өченче ел рәттән дөньядагы иң бәхетле ил дип танылган.

Финляндия өченче ел рәттән дөньядагы иң бәхетле ил дип танылган. Берләшкән Милләтләр Оешмасы, һәр елны 20 мартта билгеләнүче Халыкара бәхет көне уңаеннан тикшеренүләр үткәргәннән соң, шундый нәтиҗәгә килгән.
Рейтингны төзегәндә төп факторларның берсе итеп илдәге ышаныч дәрәҗәсе югары булуы исәпкә алынган. Коронавируска каршы нәтиҗәле чаралар кабул иткәне өчен дә Финляндияне бәхетле ил дип таныганнар. Моннан тыш, илдә җан башына керем, социаль системалар эшчәнлеге сыйфаты, сәламәт гомер озынлыгы, ришвәтчелек дәрәҗәсе һәм ирек искә алынган.
Бәхетле илләр исемлегендә икенче урын Даниягә бирелгән. Аңардан соң Швейцария, Исландия, Норвегия тора. Люксембург унынчы урынны били. Русиягә — 73 урында.
Читайте нас: