Могҗизаларны күрә белергә кирәк.
Инде март ахыры да килеп җитте. Күзләрне камаштырып кояш көлә. Яңару мизгеленең мәрхәмәтлелеген тотып алган җилләр үз шаяруларында – алар нечкә билләренең сыгылмалылыгына куанып, бөтерелеп, бөтерелеп һәр куак астына, әле шәрә булган чыбык очларына кагылып үтә. “Яз килде! Яз килде!" дип сөенче ала алар.
Яз килде! Табигатьнең үз кануннары. Кешеләр тормышында әлегә аңлашылмаган хәлләр булуга карамастан, табигать үз тәртипләре белән яшәвен дәвам итә. Әнә Караидел елгасы да язга елмая. Аның өстендә дулкыннар балык тәңкәләре кебек ялтырый. Кояш та бу нурларның үзенең кодрәтеннән туган матурлык булуын аңлап горурлана, тирә-юньне тагын да яктырак балкытып көлеп җибәрә. Аның нурлары Җир ананың һәр почмагына барып җитәр.
Кояш бу мизгелләрдә сынлы сәнгать осталыгына имтихан тота, диярсең. Ул тудырган могҗизалар адым саен. Әнә Инорс бистәсеннән гәзитебезнең дусты Зөлфия Исламова җибәргән фотосурәтне карагыз әле – “Оҗмах яры” дип телгә кергән урында кояш үзенең җил дуслары белән менә шундый сын ясап куйган. Бар бит монда кояшның сәнгать осталыгы? Минемчә, бар.
Ягез әле, игътибар белән карагыз, нинди сыннар күрерсез икән? Комментка язып та куя аласыз.
Яз. Кояш. Табигать уяна. Кошлар оя кора. Яшәү дәвам итә. Яхшы кәефләр сезгә, дуслар!