Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
30 март 2020, 18:15

Хәтерең начарландымы?

Акылны ни зирәкләтә?

Акылны ни зирәкләтә?
50 яшьтән алып 96 яшькә кадәрге кешеләрне еллар дәвамында күзәткән галимнәр шундый фикергә килгән: башваткычлар һәм кроссвордлар чишәргә яратучыларның күбесенең өлкән яшьтә дә акыл-зиһеннәре зирәк була икән.
Мондый мавыгуга ия өлкәннәрнең 15 проценты төрле грамматик биремнәрне тизрәк чишә, җитмәсә, кирәкле нәрсәләрне дә хәтердә ныграк калдыра икән.
“Әгәр кеше гел генә фикерләү һәм хәтер саклау сәләтен үстерү өстендә эшли икән, аның баш миенең бу эшләр өчен җаваплы урыннарына кан яхшырак бара һәм бу структураларның нейроннары эшләү сәләтен киметми,- ди Русиянең атаклы психиатры Виктор Ханыков. – Нәкъ менә акылны эшкә җигү, физик эш башкаруга караганда да, картаюны артка чигерә”.
Фото: ru.depositphotos.com
Читайте нас: