Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
29 март 2020, 18:35

Алыр идем бер дару…

Ләкин сорарга оятрак шул

Чирләп китсәк, кирәкле даруларны даруханәдән керәбез дә алабыз, шулай бит? Ләкин кайсыберләрен сатучыдан сорарга оятрак була. Ничек шуларны оялмый, кызармый гына сатып алырга? Сүз шул хакта. Шулай итеп, “оят” дарулар рейтингын карап чыгыйк әле.
Беренче урында – бетләргә каршы чаралар.
Сер түгел, “бет” дигән сүз чыгу белән, башка сатып алучылар җәлп итеп, сиңа әйләнеп карар, ашыгып юл бирер. Кайсыберләре хәтта балаларын җитәкләп, урамга ук чыгып китәчәк әле. Бетләр – Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматы буенча, дөньяда иң киң таралган паразитар чир. Ел саен Русиядә беттән 250 мең кеше җәфа чигә.
Сораганда ничек оялмаска? Аптекарьгә аңлаешлы итеп, кычкырып, “дару дусларның баласына кирәк иде” дип әйтегез.
Икенче урында – виагра һәм потенцияне арттыручы препаратлар.
Интим препаратлар сатып алу – бигрәк тә оятка калдыручы процесс. Психологлар бу очракта «килдем, күрдем, җиңдем” принцибы буенча эш итәргә кушалар. Даруханәдә препаратны сораганда кыю булыгыз! Йомышны фармацевтның күзенә туры карап, ныклы, әмма ышанычлы тавыш белән җиткерергә кирәк.
Ничек оялмаска? Йомышны әйткәч, “чегын да бирегез әле, бу миңа түгел”, - диегез.
Өченче урында – махмырдан коткаручы дарулар. Анти-похмелиннар, бер сүз белән әйткәндә. Монда, кем әйтмешли, “просто башны сантыйга салып, сорарга кирәк” булыр.
Дүртенче урында – геморройдан дәвалаучы чаралар, ректаль шәмнәр. Үтенечегезне әйтү белән фармацевтның күзләрендә: “Шулаймыни? Ә бит әле шундый яшь!” дигән сорауны, җәлләүне укырсыз. Ул гына да түгел, чираттагы башка кешеләр дә сезне җәлли башлар. Игътибарга алмагыз. Күпләрендә геморрой булырга мөмкин. Үзләре генә белә.
Бишенче урында - эч катудан коткаручы дарулар. Бөтен халык алдында: “Эч катканнан берәр нәрсә бирегез әле” дип сорау – бик зур гонаһларыңны тану белән бер. Моннан соң даруханәдән башны югары тотып чыгып китү өчен рух ныклыгы кирәк.
Менә шулай, дуслар. Кыю булыгыз! Кыюлык һәр җирдә дә кирәк. Даруханәгә барганда – бигрәк тә.

Фото:vseapteki.ru

Чыганак: vseapteki.ru

Читайте нас: