Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
26 март 2020, 16:25

Иң хәтәре кем?

БААВАН Шидан куркасыңмы, әллә?

Һәр халыкның борын-борыннан бала-чагасын, бер-берсен куркытып торган кара көчләре бар. Безнең халык, мәсәлән, җен-пәридән, албастыдан, “бабай”дан, урманга барса – Шүрәледән курка...
Америкада һәм Англиядә яшәүчеләрнең дә үз куркытучы затлары бар икән. Алар өчен бу кара көчләрдән дә куркынычрак, явызрак затлар юк. Мәсәлән:
БААВАН Ши һәм Шотландиялеләр ышанган ФЕЙРИ – явыз рухларның кеше канын эчәргә яратучы вәкилләре. БААВАН Ши теләсә кайсы хайван, кош (бигрәк тә карга) рәвешенә керә ала. Сары чәчле, озын яшел күлмәк кигән хатын-кыз кыяфәтен алганнары да бар икән. Тик аяклары урынына... тояк була ди аларның.
ДОДО. Африка халыклары ышанган албасты. Кеше итен ашарга ярата. Су буйларындагы камышларда еш кына башсыз гәүдә кебек күзгә күренә. Балаларны урлап китү өчен әллә нинди хәйләләр уйлап чыгара ди.
ЛИХО. Поляклар аңында әлеге явыз албасты кеше язмышына тәңгәл килә. Лихо (бер күзле, бик озын хатын кыяфәтендә) белән очрашу төрле күңелсезлек, кайгы, хәтта үлем билгесе буларак кабул ителгән.
АНКУ. Британиядә яшәүчеләр, бу асбастыны күргән кеше һичшиксез үлә, дип исәпләгәннәр. Ул еш кына якын-тирәдә соңгы үлгән кеше кыяфәтенә керә. Аны ак чәчле, озын буйлы, арба тартып баручы итеп күрүчеләр дә булган, имеш...
Фото: era.name
Читайте нас: