Тән авырлыгы 100 килограммнан күбрәк булган 24 яшьлек Лори Болл туташ үзенә охшаган егет аның белән свиданиегә барудан баш тарткач, ябыгырга булган. Һәм ябыккан да! 30 килога!
Егет аңа: “Син кирәгеннән артык зурсың”, - дигән һәм бер-бер артлы ике свиданиедән баш тарткан. Шуннан соң Лори ярты ел эчендә 101 килограммнан 70кә кадәр ябыккан. “Минем ул вакытта шулкадәр ачуым килде. Ә хәзер мин аңа рәхмәтлемен. Ул чибәр егетнең минем белән очрашудан баш тартуы үзгәрергә ярдәм итте, көч бирде”, - ди ул.
Лори Болл үзенә туры килгән диетага утырган, шәхси тренер яллаган, спорт белән дуслашкан. Атнасына 6 тапкыр фитнес залга йөргән, дөрес тукланган. Шулай итеп, туташ 30 килограммнан котылган. Ихтыяр көче нык булган бу кызга сокланырга гына кала, шулай бит?