Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
25 март 2020, 13:40

Кәләш алам дип алданган

Уганда илендә Мөхәммәт Мутумба исемле бер имам, үзе дә аңламастан, бик каты алдана. Хәл болай була.

Уганда илендә Мөхәммәт Мутумба исемле бер имам, үзе дә аңламастан, бик каты алдана. Хәл болай була.
Мөхәммәт Мутумба Шабулла Набукира исемле кызга өйләнә. Декабрь ахырында алар мөселман йоласы буенча туй үткәрә. Ә аңа кадәр имам кәләшнең авылда яшәүче апасына кызны яучылап бара. Аңа ике капчык шикәр, ике кәҗә, кием-салым һәм китап бүләк итә.
Туй шаулап-гөрләп узгач, Набукира иренә хатыны бурычларын үтәүдән баш тарта. Ата-анасы белән танышкач кына җенси мөнәсәбәткә керергә риза булачагын белдерә.
Ике атнадан соң имам үзенең бик каты алдануын белә. “Кәләш” дигәнең Тумушабе исемле егет булып чыга. Тумушабе үзенең егет кеше булуын хиҗап, ясалма күкрәк, бизәнгечләр һәм хатын-кыз тавышын имитацияләп яшерә.
Ялган имамның күршесенең әйберләре югала башлагач ачыклана. Тумушабе төн җитү белән киртә аша күршесенә кереп кием-салым, телевизор һәм 300 уганда шиллингы (81 доллар) урлый. Җинаятьчене рәшәткә артына утырткач, полиция хезмәткәрләре ялганны ачыклый. Шулай ук “кәләш”нең калым алган “апасын” да кулга алалар. Ул Тумушамбе белән бер ел элек кенә танышуын әйтә.
Кырын эш кырык елдан соң да беленә, диләр. Боларның ялганы унбиш көн эчендә ачылган...
Читайте нас: