Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
25 март 2020, 22:55

Акча санаганны ярата

Лотереяда күп акчалар откан кешеләрнең язмышлары.

Лотереяда күп акчалар откан кешеләрнең язмышлары.
Кемдер лотереяда отып, бер мизгелдә баеганлыгын белгәндә: “Их!” дип куючылар бер мин генә түгелдер. Тик, “бушлай сыр капканда” дигәнне уйлап, Ходайдан сәламәтлек, хәләл мал теләп куясың.
Акча откан кешеләрнең язмышлары төрлечә корылып китә бит. Кемгә ул акча килешә, кемгә – юк!
Байлыгын югалтып бурычка баткан Уильям Бад Пост Пенсильвания 1988 елда лотереяга 16,2 млн доллар откан. Ә бер ел эчендә ул бу акчаларны сарыф итүдән тыш, бурычка да батарга өлгергән. “Соңыннан шуның кадәр акча отканыма үкендем. Бик коточкыч хәлләрдә калдым”, – ди Пост. Йөргән кызы аны отышын урталай бүлешергә үгетләгән, ә абыйсы аны үтерер өчен киллер яллый. Пост отыш акчасына берничә гаилә предприятиесе ачып карый, тик эше уңышлы барып чыкмый, хәтта муеннан бурычка бата. Ахыр чиктә, бурыч кайтартырга килгән коллекторга мылтык белән янаган өчен аны төрмәгә утырталар. Бад өчен бу коточкыч хәлләр артта калган. Ул хәзер хезмәт хакына тыйнак кына яшәүне бәхет дип саный.
Отканнар һәм югалтканнар
Бөекбританиядә ирле-хатынлы Мартин һәм Кэй Потт, 1994 елда лотереяга 5 млн доллар оталар, тик соңыннан бәхетле билетны югалтулары ачыклана. Иң аянычы шунда, лотерея уйнаткач 30 көн эчендә билетларын югалтканны белдергән булсалар, отышны тулысынча аласы булганнар. Тик инглиз гаиләсе моны соңга калып белгән. “Шуның кадәр күп акча откач шатланасың. Ә менә откан акчаларны алып булмаганны белгәч, бик каты стресс кичердек, – ди Кэй. – Тормышта бу бик авыр газап һәм никахны җитди сынау икән”.
Эшенә кире кайткан
Әгәр дә максат итеп куйсаң, зур күләмдәге акчаны сарыф итүе кыен түгел. Шэрон 2004 елда 10 млн доллар откач, аны ун ел дигәндә “зур йортка, матур машиналарга, дизайнер киемнәренә, экзотик сәяхәтләргә” тотып бетергән. Хәзер автобус йөртүче булып эшли, арендага алынган йортта яши.
Ире үтергән
Онтариода яшәүче хатын-кыз 1991 елда 5 млн доллар ота һәм моны иреннән яшерә. Ире Джозеф Рончаоли Иби моны белә. Җитмәсә хатыны ул моңа кадәр белмәгән баласына 2 млн долларны биргән. Ачуы чыккан ир хатынына ат дозасындагы авыртуны баса торган укол кадап үтерә, дип яза Матбугат ру.
Лотореяга (моннан күп еллар элек) зур сумма акча откан бер уфалы гаилә дә аны әрәм-шәрәм итеп бетергән, хәтта ки өйләре дә утырып янган дип әйткәннәр иде.
Акча гына түгел, аны тота белергә акыл да кирәк кешегә.
Читайте нас: