Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
24 март 2020, 19:05

Меркель кибеткә чыккан!

Аңа да бәдрәф кәгазе кирәк икән!

Аңа да бәдрәф кәгазе кирәк икән!
Элек күп укучылар укытучылар турында ашамыйлардыр, гомумән, алар икенче төр кешеләр, җир кешеләре сыйфатларына ия булмаган фәрештәләрдәй затлардандыр дип уйлый идек.
Ил башлыкларын да күп безгә хас гамәлләрдән азат дип беләбез. Алар кибеткә йөрми, ашарга әзерләми... Кыскасы, әзергә-бәзер яшиләр дип уйлыйбыз. Ялгышсак гафу итәрсез, бер өйдә яшәп караган юк, күргән -белгән юк.
Алманнар да моңарчы шулайрак уйлагандыр. Тик менә бит Меркель ханымны кибеттә, нәрсә сатып алган диген, бәдрәф кәгазе алганда күргәннәр!
Германия канцлеры Ангела ханым Меркель, коронавируска бәйле чикләү чараларына төкереп, кибеткә үзе чыгып киткән.
Берлинның Hit Ullrich кибетендә канцлер ханымны сатып алучылар күреп алган. Җитмәсә, башкаларны өндәсә дә, үзе саклану кагыйдәләрен үтәми йөри икән – битлек кимәгән! Шулай ярыймы?
Меркель арбасына берничә Ricossa шәрабе, бәдрәф кәгазе, банкалар, көнкүреш кирәк-яраклары салган булган. Бу хакта РТL хәбәр итә. Бу кибеттә, басма мәгълүматлары буенча, фрау канцлер – еш кунак. Букчасын да үзе күтәреп кайтып китә икән. Аны озатып йөрүче дә юк, ди.
Супермаркетка чыкканда Меркель ханым рәсми чараларга кия торган кара чалбарын һәм зәңгәр кәчтүмен кигән булган (тизрәк танысыннар өчен микән әллә).
Гражданнарын сакланырга чакырган ханым үз күрсәтмәләренә төкереп биргән булып чыга. Моннан тыш, Меркель шушы көннәрдә, Германиядә COVID-19 эпидемиясе кабынуы аркасында килеп чыккан авыр хәл якындагы атналарда тагын да катлауланачак, дип белдергән иде. Шул ук вакытта, ул алманнардан кибет киштәләрен бушатмауларын үтенде, коты алынган гражданнарның азык-төлек запасына омтылуын "теләктәшлек булмау" дип атаган иде.
Читайте нас: