Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
24 март 2020, 17:20

Карт дәрвиш киңәше

Сардиниянең Буделли утравында 30 елдан артык ялгызлыкта яшәгән Маури Моранди исемле бабай коронавирус аркасында үз-үзеңне изоляцияләүгә күчүнең җиңел ысулын атый.

Сардиниянең Буделли утравында 30 елдан артык ялгызлыкта яшәгән Маури Моранди исемле бабай коронавирус аркасында үз-үзеңне изоляцияләүгә күчүнең җиңел ысулын атый. Ул да булса, ялгыз калудан курыкмаска һәм китаплар укырга кирәк, ди карт дәрвиш.
1989 елда Миланның бер компаниясе элеккеге физкультура укытучысы Морандины Буделли каравылчысы итеп эшкә ала. 2006 елда финанс авырлыклары тууы сәбәпле фирма итальянга эш хакы түләми башлый. Шуңа карамастан Маури Моранди утрауда калырга һәм бушка эшләргә карар итә. Бу еллар эчендә 81 яшьлек дәрвишне Робинзон Крузо дип атый башлыйлар.
Тышкы дөньядан аерым яшәвенә карамастан Моранди телефоны ярдәмендә соңгы яңалыкларны белеп тора. Аның сүзләре буенча, Буделли утравында ул үзен тулысынча хәвефсезлектә хис итә. “Мин үземне яхшы хис итәм. Бу утрауда минем гомеремә бернәрсә янамый. Бирегә беркем килми. Хәтта офык читендә бер кораб та күренми.”,—ди ул.
Хәзер бабакай Италиянең Модена шәһәрендә яшәүче гаиләсе һәм дуслары сәламәтлеге өчен хафалана. Ул иленең чирләүчеләр саны буенча дөньяда икенче урында торуы өчен дә борчыла. “Әле алар өчен авыр вакытлар җитте”,—ди ул. Утрауга азык китерми башлаганнар, туристлар белән булган сирәк-мирәк очрашулар да беткән.
Шулай булса да Моранди үзен япа-ялгыз хис итми икән. Күңелсез була башласа ул утрауны фотога төшереп, Инстаграммга сала башлый икән. Анда минем әбүнечеләр шактый күп дип горурлана бабакай. Итальян бабай карантин үз-үзеңне яхшылап белү өчен менә дигән мөмкинлек дип саный. Ул үзе һәр кышны өеннән чыкмый икән. Шуңа күрә кешеләрнең ике атна булса да карантинда утырырга теләмәүләренә “бу көлке” дип аптыраган.
Итальян бабай карантинда утыручыларга китап укырга һәм үзләренең эчке дөньяларына тирәнрәк карарга киңәш итә. Аның фикеренчә, карантин аркасында кешеләргә тормышларына анализ ясарга һәм аны яхшы якка таба үзгәртергә мөмкинлек туган. Әмма ул мөмкинлек белән сирәкләр генә файдалана. Чөнки күпчелек халык рәхәтлектә яшәргә һәм тәртипсез тормыш алып барырга күнеккән, дип исәпли ул.
Читайте нас: