Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
24 март 2020, 16:10

Хыянәткә кемнәр хирыс?

Illicit Encounters өйләнешкән парлар сайты бик кызыклы сораштырулар үткәргән.

Illicit Encounters өйләнешкән парлар сайты бик кызыклы сораштырулар үткәргән. Экспертлар түбәндәгене ачыклаган: сакаллы һәм татуировкалы ир-егетләр хыянәткә бик җиңел баралар икән.
Тикшеренүдә барлыгы мең ир-егет катнашкан. Ясалган нәтиҗәләргә ярашлы, сакал-мыегын гел генә тәртиптә тотучы ир-егетләрнең хәләл җефетенә ешрак хыянәт итүе ачыкланган. Аларның 58 проценты партнерларына тугры булмавын белдергән.
Йөзен куе сакал баскан ир-егетләр — икенче урында (52 %), өченчедә озын сакаллылар (38 %) аталган. Йөзен җентекле рәвештә кырып йөргән ир-егетләр чагыштырмача тугры булып чыккан: аларның 29 проценты хыянәт итүен таныган.
Моннан тыш экспертлар ирләр тәнендәге татуировкалар саны белән аларның хыянәткә хирыслыклары арасындагы бәйләнеш булуын ачыклаган. Бу категориядәгеләрнең кулларын тулысынча татуировка каплаган ирләр хатыннарын ешрак алдыйлар икән.
Шулай ук пирсинг яратучыларның да хыянәткә җиңел баруы ачыкланган: мондыйларның 54 проценты тормыш иптәшенә бер тапкыр булса да хыянәт итүен белдергән.
Экспертлар шулай ук үзенең сөйкемлелеге өчен артык борчылучыларның башкаларга караганда никахына күбрәк хыянәт итүен ачыклаган.
Читайте нас: