Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
23 март 2020, 17:45

Балык тоткан, акча откан

Башта чуртан, аннан миллион эләккән...

Башта чуртан, аннан миллион эләккән...
Башкортстанлы Антон Аверьянов “Русское лото” уенында катнашып, бер миллион сум акча откан иде. Әле булса ул аны “эшкә кушмаган”.
Көтмәгәндә миллионер булып киткән дип тә булмый бу кешене. Ул кечкенәдән туганнары белән уйнаган булса, үскәч тә шушы гадәтен дәвам иткән. Тырышлыгы бушка китмәгән.
Үзенең акча отуы турында ул отыштан соң ике атна узгач кына белгән.
«Сайтта тикшереп алырга булдым. Карасам – миллион! Шатлыгым эчемә сыймады — миллион бит! Шунда ук абыема шалтыраттым. Ул мине котлады. Мин бу көнне беркайчан да онытмаячакмын!» — ди Антон.
Отышка чыккан акчага ир-егет үз эшен ачмакчы. Нинди өлкәдә булыр ул, әлегә билгесез. Ашыгырга ярамый, ди ул.
Антон металлургия комбинатында эшли. Табигатьне ярата. Балыкчы. Моңа кадәр әле ул үзе тотып алган 2 кглы чуртаны белән генә горурланып йөргән булган. Ә монда миллион капкан. Уйлап кара син, кемгә тия ул бәхет?!
Читайте нас: