Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
21 март 2020, 15:06

“Кояш” кешеләренең көне

Бу синдромны беренче тапкыр Джон Лэнгдон Даун тасвирлаган.

21 мартта бөтен дөньяда Даун синдромлы кешеләр көне билгеләнә. Тәүге тапкыр аны 2006 елда үткәргәннәр.

Даун синдромы – генетик аномалия аркасында барлыкка килүче чир. Кеше организмында ул чакта өстәмә хромосома пәйда була.

Бу синдромны 1866 елда беренче тапкыр Джон Лэнгдон Даун тасвирлаган. 100 еллап вакыт үткәч, 1959 елда француз галиме Жером Лежен бу синдромның генетик яктан килеп чыгуын дәлилләгән.
Даун синдромы — иң еш ачыклана торган генлы патологияләрнең берсе. Ул дөньяның барлык почмакларында да таралган һәм ата-ананың тормыш сыйфаты яисә сәламәтлегенә бәйле түгел. Ә менә аномалия барлыкка килүнең хәвефен булачак ананың яшенә бәйле икәнен галимнәр төгәл әйтә. Даун синдромы барлыкка килүнең сәбәпләре ахыргача өйрәнелмәгән һәм тикшерелмәгән.

БМО мәгълүматлары буенча, ел саен якынча 3тән алып 5 меңгә кадәр сабый Даун синдромы белән туа.
Даун синдромлы кешеләрнең гомер озынлыгы соңгы еллард кисәк кенә арткан һәм якынча 60 ел тәшкил итә.

Мисал өчен, 1983 елда аларның уртача гомер озынлыгы 25 ел гына булган.

Читайте нас: