Халыкара Бәхет көнен бәйрәм итү вакыты – 20 март – тик торганнан гына сайланмаган. Көн белән төн тигезләшкән вакыт ул. Бәйрәмгә нигез салучылар моның белән планетабызның барлык кешеләре дә бәхеткә бердәй хокуклы булуларын күрсәтергә омтыла.
Бу бәйрәм Көньяк Азиядә – Һиндстан белән Кытай арасында урнашкан кечкенә Бутан дәүләтендә туган.
Бутан Хөкүмәте барлык гражданнарын бәхетле итүне төп максаты дип саный. Бу илдә хәтта гомумхалык бәхете буенча дәүләт комиссиясе һәм бәхет министрлыгы бар.
Шулай итеп, Бутан инициативасын БМО хуплый, бөтен кешелекнең бәхетле булуы - иң төп максатларның берсе булуын таный һәм дөньяның барлык илләрен халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә чакыра.
* Тикшеренүләр күрсәтүенчә, бәхет хисенең 50%ы геннарга бәйле, 10% - әйләнә-тирә чынбарлыкка һәм 40% - безнең фикерләүгә.
* Спорт белән шөгыльләнү һәм кояшта булу бәхетле итә ала. Интенсив физик күнегүләр дофамин эшләп чыгаруны стимуллаштыра, ә ультрашәмәхә серотонин концентрациясен арттыра.
* Ихлас, чын күңелдән елмаю да бәхет өстәячәк, кәефне күтәрәчәк. Әмма кеше ясалма елмая икән, аңа бу бер яхшылык та китермәячәк, өстәвенә, аның бәхетсезлеге тагын да көчәергә мөмкин.
* Якын кешеләребезгә акча сарыф иткәндә без үзебезне бәхетлерәк тоябыз икән. Чынлап та, сабыйларыбызга әйбер сайлаганда, яратканнарыбызга бүләк алганда без бит чынлап та бәхет кичерәбез.
* Бәхет өчен иң яхшы төс-сары. Күп калмады, дуслар. Озакламый кардан ачылган җирне ямь-яшел үлән һәм сап-сары чәчәкләр бизәгән келәм каплаячак.