Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
18 март 2020, 14:35

Туган көнендә миллион откан!

Менә лотерея алсаң, ал икән!

“Туган көннәрнең дә була төрлесе!” дияргә генә кала бу күңелле хәл турында укыгач. Эш шунда – Американың Стерлинг шәһәрендә яшәүче ханым туган көнендә 1 миллион доллар акча откан.
5 мартта Робин Лаулер туган көнен бәйрәм иткән һәм “моментальная” дип аталучы лотерея билеты сатып алган. Кибеттән чыккач, билетның саклаучы пленкасын кырып алган һәм үзенең җиңүче булуын аңлаган.
Башта Робин бер 600 доллар чамасы отканмын дип уйлаган, ләкин билетын игътибар белән карагач, үзенең төп призга ия булганын аңлаган. Ә төп приз – 1 миллион доллар! Безнең акча белән ул 74 миллион сумны тәшкил итә. “Мин катып калдым, - дип хәтерли ханым ул минутларны/ - Билетыма карадым да: “Бу нәрсә?!” дидем”.
Лотерея шартларына ярашлы рәвештә, тулы сумманы беръюлы түгел, ә күпмедер вакыт эчендә өлешләп бирәләр икән. Сумманы беръюлы алу өчен акчаның бер өлешеннән баш тартырга кирәк. Лаулер шулай иткән дә. Отышын бер мәртәбә түләнә торган итеп алган – аңа 601,7 мең долларны тапшырганнар. Бу безнең акчалар белән 45 миллион сум була.
Ханым бу суммадан салымын да түләячәк әле. Хәер, салымнан калганы да мохтаҗлык кичерми яшәргә мөмкинлек бирә, шулай бит?

Фото:Lenta.ru

Чыганак: Lenta.ru

Читайте нас: