Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
18 март 2020, 14:05

“Күктә ни булмас дисең син, очсыз-кырыйсыз күк бит ул”

Галәм безгә могҗизалар әзерлиме?

Галәм безгә могҗизалар әзерлиме?
Башкортстан кешеләре ике зур планета - Марс белән Юпитерның кушылуына шаһит була алачак.
Галәм киңлегендәге бу могҗизалы күренеш җомга көнне булачак. 20 мартта Марс Юпитерның почмагыннан 0,7 градус көньяктанрак үтәчәк.
Бу күренешне таң атканда күзәтеп булыр диләр. Уфа планетарие белгечләре әйтүенчә, Марс белән Юпитер кояш чыгарга ике сәгать кала көньяк- көнчыгышта күренер.
Якты балкышлы Юпитер горизонттан 05.14 сәгатьтә күренер. 5 минуттан Марс чыгар. Ул Юпитердан яктылык буенча калыша, шул сәбәпле, саргылт йолдыз булып күренәчәк.
Кояш чыкканчы (ул 07.18 сәгатьтә чыга) галәмнәр көньяк-көнчыгыш яклап, офыктан 5-6 градус биеклектә, Укчы йолдызлыгында күренәчәк.
Коръәни Кәрим беренчеләрдән булып хәбәр бирде: Җир йөзендәге кебек, кайдадыр галәмдә тормыш бар. Әмма Аллаһның әмере булмау сәбәпле, безгә алар белән күрешү сәгате җитмәгән. Галәм бик тә киң, зур вә серле, Тукай әйткәндәй, күктә ни булмас дисең син, очсыз-кырыйсыз күк бит ул…
Кешелекнең әле дә космосны ягъни галәмне өйрәнүдән туктаганы юк. Бу көнне без дә шул серле дөньяның бер нурын күреп кала алабыз.
Читайте нас: