Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
17 март 2020, 14:34

Югары белемлеләр сыра ярата

Сыраны еш эчү алкоголизмга илтә, шуны онытмагыз, дуслар!

Русиядә сыра сатып алучының уртача портреты булдырылган. Аны “Ромир” холдингы тикшеренүләренә нигезләнеп әзрләгәннәр.
Сыраны 30дан алып 40 яшькә кадәрге русиялеләр (40%) ешрак сатып ала икән. 55% сыра эчүчеләрнең югары белеме бар. “Сыра эчәргә яратучылар хакында сүз йөрткәндә, аларның гаиләле булуы (74%) билгеле, әмма ул гаиләләрнең 60 процентында балалар юк”, — диелә тикшеренүдә.
Бу сыра яратучылар ешрак “Европа Плюс” радиостанциясен тыңлыйлар. Аннары "Love Радио", “Русское радио” һәм "Ретро ФМ" килә, диләр аналитиклар.
Сыра яратучылар арасында иң популяр кушымталар — WhatsApp мессенджеры, Google Chrome браузеры һәм “ВКонтакте” социаль челтәре.
Читайте нас: