Әтиле-кызлы укытучы-ветеран Фәрит Рәхимов һәм Өфенең №65 санлы мәктәбе укытучысы Әнфисә Галимҗановалар шушы исемдә китап бастырып чыгардылар. Әй, укып тамаша калырлык мәгълүмат тупланган анда - әйтүе генә ансат. Кулга алып битен ачу белән үзенә тартып тора, ул кеше тудырган бер могҗизалы дөньяга алып керә. Сәер дә, кызык та, бик фәһемле дә китап. Хазинә, әйтергә кирәк, өч өлештән тора.
Үзенә җәлеп итүе; сүз, туган тел, китап турындагы күп кенә мәкаль-әйтемнәр белән башланып китүендә. Аннан шулар хакында галимнәр, күренекле кешеләр, әдипләр әйткән канатлы фикерләр тупланган. Хәтта байтак кына шигырьләр дә укырга мөмкин, кайсылары инде бала чакта укып онтылган, кайсылары яңа гына дөнья күргәннәр, ә фикер-максатлары бер үк. Боларның бары да туган телне анаңны, Ватаныңны сөйгән сымак якын күрергә, яратырга, онытмаска, татарлыгың белән горурланырга чакыралар. Шушы уй-хыялдан айнып баруга китапның басма рәвештә безнең алга килүе тарихы хакында бәйнә-бәйнә сөйләнелә. Күп нәрсәне ачыклый бу китап!
Шуларга мисал рәвешендә, онытылмаслык итеп икенче өлешендә, безгә әлегә аз таныш булган, ә күпләр ишетеп генә белгән серле “Кызыл китап” хакында сөйли. Аның барлыкка килү тарихы сәбәпләрен, төзелеш эчтәлеген һәм бүгенге тупламасын ачып сала сымак. Соклану гына түгел, яшәгән табигатебез могҗизасын да тәкъбирли ул. Тагы китаплар дөньясының сәерле күренешләренә мисаллар китерелгән. “Коръән-Кәрим” хакында саллы гына төшенчә-аңлатма бирелгән. Аның нигез ташы нидән корылуын, тарихын һәм ни өчен изге булуын, милләтебезнең беренче яшәү үрнәге китабы булуын төшендергән. Башка күп кенә милләт кешеләренең, олы зыялыларның бу белем-тәрбия чыганлары хакындагы әйткән фикер-сүзләре, шигырьләре китерелгән. Болар күпләр өчен ачыштыр.
Өченче өлеше китап белән ничек эш итү кирәклеге, аны саклау, башкаларга җиткерү рәвәше аңлатылган. Күренекле әдипләребез Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Мирхәйдәр Фәйзиләрнең берәр иҗатын җинтекле өйрәнү, анализлау үрнәкләре бирелгән. Бусы инде, әйтергә кирәк, укучыга китапны карап чыгу гына түгел, ә әйтергә теләгән фикерне тота, таба белергә кирәклеген төшендерү. Җәмгыяттә кешенең ролен күрсәтә, яшәүнең файдасы үлчәүгә салына, кешелеклелек сыйфатын ачыклый.
Авторлар белән авыл мәдәният йортында очрашып фикер алышканнан соң, без китапның ни дәрәҗәдә фәһемле, файдалы, киләчәккә кирәклеге хакында тирәнрәк аңлаштык. Аны сезгә дә укырга, танышырга тәкъдим итәбез. Бүгенге яшь буын белән эшләү өчен күрсәткеч ролен үти ул, ә тәрбиячеләр, балалар белән эш итүчеләргә өстәл китабы дияр идек. Хезмәтләре өчен авторларга рәхмәтлебез һәм тазалык, иҗади уңышлар телибез.
Бөре районы Үгез авылы мәдәният йорты җитәкчесе,
авыл китапханәсе директоры Венера Хәйдәрова