Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
17 март 2020, 14:10

Безнең аппаратлар Айга менәчәк

Айга Русия космик аппараты очыруы 2021 елның 1 октябренә тәгаенләгән.

Айга Русия космик аппараты очыруы 2021 елның 1 октябренә тәгаенләгән. Ул бүгенге Русиядә беренчесе булачак, дип белдерә космик тикшеренүләр атом-төш планетологиясе бүлеге җитәкчесе Игорь Митрофанов.
Митрофанов белдерүенчә, 1 октябрь — төп дата. Шулай ук 30 октябрьгә резерв көн дә билгеләнгән.
Айга очачак аппарат “Луна—25” дип атала. Бу исем үткән гасырдан алып безнең илнең айга булган миссияләренең тәртип санын дәвам итә.
Аппаратны утырту өчен айның көньяк полюсындагы ике —төп һәм өстәмә — районнары сайланган. Аппарат утырганнан соң поляр грунтның үзлекләрен һәм составын тикшерәчәк, механик характеристикасын үлчиячәк, Айның поляр экзосферасын тикшерәчәк.
Март башларында Русия белән Кытайның Айда уртак яки күрше торучы базалар булдырырга планлаштырулары билгеле булды. Әле мәсьәлә тикшерелү дәрәҗәсендә.
1976 елда очырылган “Луна—24” Советлар Союзының соңгы планетаара автомат станциясе булган.
Читайте нас: