Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
16 март 2020, 17:20

Герпес кына димәгез...

Бер гөнаһсыз үбү ярты яшьлек баланы чак кына һәлак итмәгән.

Бер гөнаһсыз үбү ярты яшьлек баланы чак кына һәлак итмәгән.
АКШның Пенсильвания шататында яшәүче Стефани Шейди улы Линкольнның йөзендә сәер кызыл таплар һәм куыкчыклар шәйләп ала. Берничә сәгатьтән алар зурая башлый һәм баланың бөтен йөзен каплап ала. Сабый авыртынып елый, шуңа күрә ата-анасы аны дәваханәгә алып китә. Анда табиблар балага герпес диагнозы куялар. Медицина хезмәткәрләре баланы кемдер үпкән һәм шуның нәтиҗәсендә вирус балага йоккан диләр.
Линкольнны кичектергесез ярдәм күрсәтү бүлегенә салалар, аннан аңа бактериягә каршы крем сөртергә кушып, өйгә кайтарып җибәрәләр. Әмма вирус тиз генә бирешми, шуңа күрә баланы антибиотиклар белән дәвалый башлыйлар. Табиблар алты айга кадәр балаларга герпесның җитди куркыныч белән янавын белдерә. Статистикага ярашы, герпес белән авырган һәр өченче бала үлә. Вирус Линкольнның ишетү органында катлаулыклар тудыра, ул исә тиешле дәваламаганда балага саңгырау калу куркынычы белән яный.
Баланың әнисе социаль челтәрләр аша җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итә. Ул үзенең улында булган авыру булмасын өчен ата-аналарга балаларын кем һәм кайчан үбүе артыннан күзәтергә киңәш итә.
Герпес вирусы зур кеше өчен куркыныч тудырмый, әмма ул нәниләргә һәм иммунитеты какшаган кешеләргә зыян сала ала. Сабый балада герпес билгеләре: кызыл тимгелдән тыш тән температурасы тибрәлүе, йокы басуы, көзән җыеру, сулыш алу начараюы. Дәвалауны вакытында башламасаң, хәтта үлем куркынычы яный.
Читайте нас: