Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
12 март 2020, 17:25

Унөч ел агач саныйбыз

Быел Русиядә урманнарга дәүләт инвентаризация үткәрү эшен тәмамлау күзаллана.

Быел Русиядә урманнарга дәүләт инвентаризация үткәрү эшен тәмамлау күзаллана. Бу эш 2007 елдан бирле бара. Хәзер белгечләр ил урманнары күләме, аларның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле сакланулары, аларны саклау буенча киләчәктә нинди чаралар кабул итү һәм тискәре процессларны фаразлау буенча тулы һәм актуаль мәгълүматка ия булачаклар.
Урманнарны тикшерү эшен “Рослесинфорг” белгечләре алып бара. Хәзер алар инвентаризацияләү эшен ахырына җиткереп килә, исәпләргә агачлар күп калуын-калмаган, әмма алар иң катлаулы ландшафтлы төбәкләрдә урнашкан. Эш экстремаль шартларга якын бара дип белдерә белгечләр. Мәсәлән, Якутиядә белгечләр урманны вертолет һәм су транспорты ярдәмендә тикшерә. 2020 елда Дагыстан урман хуҗалыклары буенча 528 мең квадрат мәйдан тикшерәселәре бар. Ә менә Калмыкия һәм Саратов өлкәсе, Чукотка автоном округы, Таймыр тыюлыкларында тикшерүләр беренче тапкыр үткәреләчәк. Гомумән, 253 миллион гектар урманны тикшереп, аның саны һәм сыйфатына бәя биреләчәк.
Белгечләр агачларны калькулятор ярдәмендә исәпләмиләр. Аның урынына алар даими тәҗрибә мәйданнарын билгелиләр ягъни конкрет урыннарда агачларга җентекле тикшерүләр ясыйлар. Мондый нокталарда 117 күрсәткечне билгелиләр: туфрак составы, агачларның биеклеге һәм калынлыгы, авыру агачлар саны, токымнары һ.б. мәгълүматлар базага быела.
Бу эшләрне үткәрү бер яктан ил өчен зур әһәмияткә ия булса, икенче яктан Климат буенча Париж килешүен тормышка ашыру кысаларында Русиягә халыкара килешүләрне үтәвен күрсәтү өчен дә кирәк.
Читайте нас: