Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
12 март 2020, 13:35

Сезнең бала Ванцетти исемле түгелме?

Ел башыннан ике ай эчендә туган сабыйларга әти-әниләре нинди популяр һәм сирәк очрый торган исемнәр кушкан дип уйлыйсыз, дуслар?

Ел башыннан ике ай эчендә туган сабыйларга әти-әниләре нинди популяр һәм сирәк очрый торган исемнәр кушкан дип уйлыйсыз, дуслар?
Исемнәр төрлечә икән. Быел иң популяр булганнары – Артем, Артур, Әмир, Аяз, Азамат, Богдан, Ислам, Тимур, Никита, Кирилл, Максим, Роман һәм Матвей. Кыз балаларга күбрәк Әминә, Арина, Амалия, Сәмирә, Софья, Дарья, Полина, Камилә һәм Елизавета исемнәрен сайлаганнар.
Ел башында туган ир балаларга сирәк очрый торган исемнәр дә бирүчеләр булган. Мәсәлән, Арнест, Ванцетти, Самвел, Бадр, Ибраһим, Ридель, Тигран, Рамин, Рамзес, Кадыйр, Кемаль, Эмин, Сильвестр, Волемир, Ахиллес, Джахонгир, Эрих, Саян.
Кыз балаларга түбәндәге сирәк очрый торган исемнәр биргәннәр: Айсель, Марианна, Стефания, Эллари, Айна, Айрина, Бибиойша, Белла, Ванесса, Власта, Милослава, Раяна, Равелла, Каролина, Роксана.
Матур, яңгырашлы, мәгънәле исемнәр күп ул, дуслар. Милләтеңә туры китереп, күңелгә ятышлы булган күркәм, мәгънәле исемнәр сайларга кирәклеген онытмыйк. Һәрхәлдә, Мөхәмәтҗанов Ванцетти Ахиллес улы кебек исемнәр сайлаудан сак булыйк инде. Халык аңламас, ә балага кеше арасында уңайсыз булырга мөмкин.

Фото: UfaTime.ru

Чыганак: UfaTime.ru

Читайте нас: