Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
9 март 2020, 19:45

Комсызлык ташбаканың башына җиткән

Таиландта 915 тәңкә йоткан ташбака үлгән.

Берничә ел эчендә дөньяның төрле илләренең 915 тимер акчасын йоткан "Свинка-Копилка" кушаматлы зур диңгез ташбакасы, Бангкоктагы ветеринария хастаханәсендә үлгән. Табиблар сүзләренә караганда, аның ашказаны һәм эчәклегеннән тәңкәләрне алу буенча уңышлы операция ясалган.
Март башында хәрби диңгезчеләр Чонбури провинциясендә урнашкан зоопарктан Бангкокка әлеге ташбаканы китерәләр. Операциядән соң аңа яхшырак була.Табиблар аны савыктыру һәм алга таба табигатькә кайтару өчен хәрби-диңгез көчләренең тикшеренү үзәгенә тапшырырга ниятләгән. Тик узган атнада, 26 яшьлек ташбака ашказынында зур урын алып торган тәнкәләрне алганнан соң, эчәклекнең табигый тараюы аркасында, азык эшкәртү начарая. Икенче операция ясарга туры килә. Операция вакытында, табиблар ташбаканың еллар дәвамында металл акчалар йоту нәтиҗәсендә канында никель күләменең 200 тапкыр артык булу белән бәйле өзлегүне ачыклаганнар. Нәкъ, шушы сәбәп аркасында аның гомере өзелә дә инде.
Туристлар һәм җирле халык, даими рәвештә, “бәхет өчен” тимер акчалар ташлый торган булган.Ташбака аларны эзләп алып йота барган.
Әлеге төр ташбакалар 80 яшькә кадәр яшиләр икән.Тик комсызлык ташбаканы бик иртә алып киткән.
Читайте нас: