Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
4 март 2020, 14:10

Кем күбрәк йокларга тиеш: хатын-кызмы, әллә ир-атмы?

Сез ничек уйлыйсыз?

Һәркемнең үз режимы – кемгәдер 8 сәгать йокы да аз кебек, кемгәдер 5 сәгать тә җитә.
Шулай да хатын-кызларга, ир-атларга караганда, 20 минут чамасы, бәлки аннан күбрәк йокларга кирәк, диләр.
Бу биологик факторга бәйле: гүзәл-затлар берьюлы берничә эшне башкарырга сәләтле, шуңа аларның баш мие дә киеренке эшли, күп энергия сарыф итә. Димәк, аңа үз хәленә кайту өчен дә күбрәк вакыт кирәк, ягъни озаграк йоклау мөһим, ди Англиядәге Лафборо университетының Йокыны тикшерү үзәге директоры Джим Хорн.
“Courseburg” өстәмә белем курслары сайлау буенча сервис җитәкчесе Александр Альхов: "Эш вактында күбрәк ир-атлар йоклый, хатын-кызлар сирәк черем итә – алар тизрәк эшләрен тәмамлап, өйгә кайтырга ашыга", – ди.
Ни дисәң дә, өйдә хатын-кызны тавык та чүпләп бетерә алмаслык мәшәкать көтә шул...
Читайте нас: