Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
2 март 2020, 16:35

Мәкерле әби

Бөек Британиянең Кент графлыгының Сил авылында яшәүче бер әби телевизорын бөтен көченә ачып попугаен кычкырып җырларга өйрәткән.

Бөек Британиянең Кент графлыгының Сил авылында яшәүче бер әби телевизорын бөтен көченә ачып попугаен кычкырып җырларга өйрәткән. Әбекәй шулай ук парковкалау турындагы иске бәхәс аркасында күршеләрнең машинасына да даими рәвештә зыян салып торган.
81 яшьлек Кэтрин Сирл исемле әлеге әбекәй күршеләре Пол һәм Лидия Эпплтон белән 2004 елган бирле ызгыша ди. Әби күршеләренең машинасына май сөрткәндә 38 тапкыр видеокамерага эләккән. Ул шулай ук Полның йөк машинасы тәгәрмәчләре астына кадаклар да салган. Полга зыян килүеннән шүрләп хатыны Лидия тыныч йокысын югалткан.
Сирл, күршеләренә үч итеп, попугаен опера арияләрен җырларга өйрәткән. Ул кошны дәртләндерү өчен музыканы ныгытып ачып куйган. Өеннән чыгып киткәндә исә попугайның кычкырып җырлавы күршеләренә ишетелсен өчен йортының тәрәзәләрен ачып калдырган. Үчләшүчән әби күршеләренең бакчасына эт тизәге дә ыргыткалаган.
Эпплтоннар башка кешеләргә мәкерле әби турында сөйләсәләр, бу хәлгә беркем дә ышанмаган. Безне 81 яшьлек әби җәфалый дип сөйли башласалар, шаяру дип уйлап көләргә тотынганнар.
Эпплтоннар даими рәвештә зыян салганы өчен әбине судка биргән. Суд аны шартлы рәвештә 70 көнгә төрмәгә утырту һәм күршеләрен мыскыллауны тыю турында карар чыгарган. Моннан тыш әбигә 779 фунт стерлинг (67,8 мең сум) күләмендә штраф та чәпәгән.
Читайте нас: