Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
29 февраль 2020, 21:25

Төрлесе бар

Бар - шәхесләр, бар – җинаятьчеләр.

Бар - шәхесләр, бар – җинаятьчеләр.
Әлеге вакытта дөньяда туган көне рәсми рәвештә 29 февральдә теркәлгән дүрт миллионга якын кеше яши. Алар Җир шарындагы халыкның 0,069 % тәшкил итә.
Шушы дүрт миллионлап кеше туган көннәрен төрлечә билгели.
Кемнәрдер - дүрт елга бер тапкыр. Алар үзләрен акрынрак картая дип белә.
Борын-борын заманда 29 февральдә туган кешеләрне аерым сәләтләргә ия дип санаганнар. Чөнки бу көнне туу мөмкинлеге 1:1461га тиң.
Шундый кешеләрдән билгелеләре 1468 елда - Павел III, Папа Римский;
1528 - Альбрехт V Баварский (Олы җанлы), герцог, меценат, коллекционер, дворецлар китапханәсен булдыручы, рәссамнәр һәм музыкантларның ярлыкаучысы.
1792 - Джоаккино Россини, танылган композитор, "Севильский цирюльник"
операсы авторы.
1860 - Герман Холлерит, америкалы инженер һәм уйлап табучы. IBM — иң эреләрдән саналган транснациональ корпорациягә нигез салучыларның берсе.
1904 – 1944 -Гленн Миллер, композитор, дирижер, америка джазы һәм свингы легендасы. Туган көне 1 мартка язылган.
1920 - Мишель Морган, франция киноактрисасы.
1948 - Ирина Купченко, совет актрисасы.
1960 - Ричард Рамирес, калифорнияле серияле җинаятьче – кешеләрне үтерүче, көчләүче маньяк.
Читайте нас: