Ул йоланы кертер идегезме?
Дүрт елга бер генә килсә дә, тарихта әллә никадәр истәлекле вакыйгалар тудырган икән 29 февраль.
Кайбер илләрдә бу көнне зур дини бәйрәмнәр уздырыла. Әйтик, католиклар 29 февральдә изге Освальд көнен билгели.
Кайбер Европа илләрендә ул хатын-кызларга кабатланмас хокуклар, бердәнбер мөмкинлек бирүче көн икән. Эш шунда ки, нәфис затлар бүген генә сөйгәннәренә өйләнешергә тәкъдим ясый ала. Бу гадәт V гасырда Ирландиядә барлыкка килгән һәм XIII гасырда (1288 елда), Шотландия турында махсус закон чыккач кына, традициягә әверелгән.
XVII гасырда моңа охшаш күрсәтмә Англиядә дә булган, әмма рәсми булмагач, онытылган.
Бу көн славяннарның пантеоны булган Үлемсез Кащей – бөтен начарлык, үлем, әҗәл, кайгы, начарлык патшалыгы хуҗасының көне буларак билгеләнгән.
29 февраль күп Европа илләрендә XVIII гасырга кадәр “буш”, “юк” көн саналган. Аның юридик хокукы булмаган. Бу көнне җитди килешүләргә кул кую, әвеш-тәвеш итү, түләү эшләре кичектерелгән.
Кышның соңгы көне –экологик бәйрәм. Бу – глобаль җылынуга каршы көрәш -Халыкара салкынны яклау көне. Бу эчтәлектәге көн проекты 2009 елда ЮНЕСКОның Генераль секретаре Коитиро Мацуурега тәкъдим ителә һәм аның тарафыннан хуплана.
Шулай итеп, бүген аяк астында яткан юеш карны чыпылдатып атлап йөрсәк тә, “Салкын көне”н билгеләргә тиешбез булып чыга!