Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
27 февраль 2020, 13:10

Google Translate татар телен өстәгән!

Компания соңгы дүрт ел эчендә беренче тапкыр телләр белән баетылган.

Компания соңгы дүрт ел эчендә беренче тапкыр телләр белән баетылган.
Хәзер алар тәрҗемә өчен 108 телгә ия. Бу хакта хәбәр компания блогында урнаштырылган.
Google белдерүенчә, бүгеннән татар, төрекмән, уйгыр, киньяруанда һәм одия телләренә тәрҗемә итеп булачак, бу телләрдә дөньяда 75 миллионнан артык кеше сөйләшә.
Компания моңарчы телләрне кертүне бу телләрдә интернетта контентларның аз булуы комачаулык тудырган. Google Translate белдерүенчә, алгарышлар бу каршылыкларны җиңәргә ярдәм иткән.
Хәзер исә, Google Translateда шушы биш тел һәм аннан алда куелган телләр ярдәмендә аерым сүзләрне һәм җөмләләрне тәрҗемә итү мөмкин булачак.
Сервиста татар телендәге виртуаль клавиатура да бар.
Компания башта булуы мөмкин булган хаталар китмәсен өчен күзәтеп торачак. Телләрне барлык кулланучыларга да ачардан алда җитешсезлекләрне төзәтәчәкләр.
Соңгы тапкыр, 2016 елда, кыргыз, курд, гавай, һәм люксембург телләре кертелгән булган.
Читайте нас: